tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Төбәкләрдәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш”
Васил Шәйхразыев: “Төбәкләрдәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш”

Васил Шәйхразыев: “Төбәкләрдәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш”

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында каләм ияләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очраштылар.

-Хөрмәтле милләттәшләр, сезне бүген күрүемә бик шат! Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә сәламлим! Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең төрле төбәкләренә һәм чит илләргә таралып яшәгән татарларны берләштерә. Менә бүген форумга хәтта Кырым Республикасыннан делегация килде!,-диде ул һәм Бөтендөнья татар конгрессы проектлары белән таныштырды.

– Безнең Бөтендөнья татар конгрессы сайты эшли, Вконтакте, телеграмм социаль челтәрләрендә сәхифәләр алып барыла. Әлеге сайтлардан һәр татар үзенә кызыклы мәгълүматны карый һәм үзе яшәгән төбәктә тарата ала. Шулай ук без дә сезнең төбәкләрдә булган яңалыкларны яктыртабыз. Алга таба да шулай тыгыз хезмәттәшлектә, татар милләтенә хезмәт итеп яшәргә язсын.

Форумга Россия төбәкләреннәннән 50гә якын журналист чакырулы. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә эшләп килүче татар массакүләм мәгълүмат чаралары  бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга тиеш.

Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең Йолдыз авылында булган янгын турында сөйләде. 8 май иртәсендә Курган өлкәсендәге татар авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды. Куркыныч фаҗигадән соң Бөтендөнья татар конгрессы янгын турында сайтта һәм социаль чертәрдә пост урнаштырды. Илебезнең төрле төбәкләрендәге малтабарлар, дини оешмалар Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузды.

Шулай ук  Васил Шәйхразыев Башкорстан Республикасының “Өмет” гәҗитенең баш мөхәррире Рәдис Ногмановны һәм Удмиртия Республикасының “Минем Удмуртия” телеканалы хезмәткәре Фәнзилә Салихованы юбилейлары белән котлады.

Быел Бөтендөнья татар конгрессы тарихта беренче тапкыр Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидениеләр өчен “Хәбәр” дигән бөтенроссия конкурсы оештырды. Әлеге конкурс турында форум катнашучыларына Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева сөйләде.

Конкурста 11 регионнан 30га якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Жюри комиссиясе шушы эшләрнең 6 сын җиңүче итеп билгеләде. Җиңүчеләрне 26 октябрь көнне игълан итеп аларга диплом һәм акчалалата премияләр тапшырылачак.

Россия төбәкләрендә татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов регионнарна чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларына анализ ясады.

Делегатлар эш вакытында очраткан проблемалар турында сөйләделәр. Бу сораулар түгәрәк өстәл артында каралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*