tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрәкәслеләр “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды
Кәрәкәслеләр “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды

Кәрәкәслеләр “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды

Зәй районы авыл мәдәният йортлары арасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Әйлән-бәйлән» фестивале кысаларында бара.

19 октябрьдә Кәрәкәс авылы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре дә фестивальгә кушылды. Алар «Су буенда кичке уен» күренешен сәхнәләштереп күрсәтте.

Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Кәрәкәс авылы яшьләре дә су буенча кичке уенга җыелган. Хәзер инде үзләре олыгая барган авыл апа-агайлары элекке вакытларны искә төшереп, кичә барышында берничә сәгатькә генә булса да яшь чакларына кайтып килделәр. Нәкъ элеккечә күмәк түгәрәк уеннар, өчле бию, вальс, ялгыз, парлы биюләр, такмаклар әйтү, кызыклы уеннар уйналды. Фестивальдә катнашучы абый-апалар берсеннән-берсе оста итеп, Кәрәкәс авылына гына хас булган кичке уен йоласын башкарып чыктылар.

— Без киләчәк буыннарны милли традицияләрдә тәрбияләргә телибез икән, йолаларның югалуына юл куймаска тиеш. Аларны яшь буынга тапшыру бик мөһим. Фестивальгә әзерлек кысаларында гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашларым — гармунчыбыз Гиффәт Лотфуллин, Рафыйк Хәбибуллин, Флүр Гомәров, Гаяз Гыйләҗиев, Ләйсирә Хәбибуллина, Рима Вазагиева, Венера Нәбиева, Рушания Исламова, Мөнзилә Гыйниятуллина, Флүзә Йосыпова, Халидә Закирова, Сания Мөхәммәтшина, Роза Исламоваларга зур рәхмәт әйтәсем килә, — ди клуб мөдире Рәмзия Зиазова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*