tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.
Васил Шәйхразыев Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.

Васил Шәйхразыев Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Төмән өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул биредә Төмәннең 52 нче мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге мәктәп башлангыч мәктәп буларак 1929 елда ук ачылган. Ул балаларны татар телендә дә, рус телендә укытуның бай традицияләрен үз эченә алган. 1992 елда Төмән шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән башлангыч мәктәп төп милли мәктәп итеп үзгәртелә. 1999 елда этномәдәни (татар) компоненты булган мәктәп статусын ала. 2020 нче елда мәктәпнең яңа корпусы ачыла.

Мәктәп заманча җиһазландырылган. Биредә 1600 бала белем ала. Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр, 2 сыйныфтан башлап үткәрелә.

Васил Шәйхразиев мәктәп бинасын карады, татар телен укыту методлары белән танышты. 52нче мәктәптә Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә күп төрле чаралар оештырыла. Ул да булса “Сөмбелә” бәйрәме, “Җәлил укулары” конкурсы, “Мин татча сөйләшәм” акциясе, фәнни-гамәли конференцияләр, татар теле укытучылары өчен семинарлар, татар теле буенча олимпиада һ. б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*