tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре барышында, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән очрашты. Ул җитәкчене Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды. Оешманың барлыкка килүенә 30 ел тулу уңаеннан оештырылучы чаралар һәм 2 нче августта үткәреләчәк VIII съезд турында сөйләде.

2023 нче елда Түбән Новгород өлкәсендә беренче тапкыр Идел буе төбәге Сабан туе узачак. Васил Шәйхразыев һәм Глеб Никитин бәйрәм чараларына әзерлек мәсьәләләре хакында да фикер алышты. Милли Шура рәисе аны уздыру вакытын 8 нче июльгә билгеләү тәкъдиме белән чыкты. ” Сабан туенда Идел буена һәм Иделгә кушылдыгы булган елгалар буена урнашкан 41 төбәктән татар оешмалары делегацияләре катнаша алачак. Бәйрәм алдыннан төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын оештыруны да карарга мөмкин. Оештыру комитетын төзергә һәм аның җитәкчесе итеп сезне билгеләргә тәкъдим итәм. Беренче утырышларны көзнең беренче айларына планлаштырырга була,” -диде Васил Шәйхразыев. Идел буе төбәге Сабан туен оештыру комитеты рәисенең рәистәше Васил Шәйхразыев булачак.

Милли Шура рәисе очрашуга кадәр Сабан туен уздыру өчен мәйданнар карады. Әлегә милли бәйрәм үтәчәк урын төгәл сайланмады. “13 нче августта Түбән Новгород Сабан туе уза. Мәйдан мәсьәләсен шуннан соң хәл итү кулайрак булыр,”-дип белдерде вице-премьер. Сабан туен оештыруда Түбән Кама районы җаваплы.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин Идел буе төбәге Сабан туен Түбән Новгород өлкәсендә үткәрүне хуплавын белдерде. Киләчәктә Федераль Сабан туен уздыру теләге барлыгын да әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*