tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алик Лукмановның “Җырларга күчкән җаным” исемле кичәсе узды
Алик Лукмановның “Җырларга күчкән җаным” исемле кичәсе узды

Алик Лукмановның “Җырларга күчкән җаным” исемле кичәсе узды

“Сез дип тибә бу йөрәгем,
Дусларым, якыннарым!
Сезнең өчен җырлыймын мин
Җырларның асылларын!!!”

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Алик Харис улы Лукмановның җырлары да асыл, үзе дә зур йөрәкле шәхес ул. Соклангыч табигатьле, җырларда танылган Танып елгасы буенда урнашкан Балтач районы Каргалы авылын оҗмахның бер өлеше дип әйтер идек. “Матур табигатьле җирдә талантлы , саф күңелле кешеләр туа”- дип әйтсәк бик дөрес булыр. Чөнки Каргалы Алик Харис улының туган авылы.

“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы президенты Люция Ябир кызы Вафина hәм бүлекчә әгъзалары зур дулкынлану белән Алик Харис улының “Җырларга күчкән җаным” дигән чарасына кунак булып килде.” Инде күп еллар иңне-иңгә терәп милләтебезне,телебезне әдәби-мирасыбызны саклап калуда “Ак калфак” лар белән бергә күп көч салып , тормышыбызны яктыртуда әhәмиятле зур эшләр башкарылды Алик Харис улы белән”-дип әйтеп үтте Люция Ябир кызы. Хөрмәт итеп, иҗадын, халыкка күрсәткән хезмәте өчен “Ак калфак”лылар Алик Харис улын Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләге ” Фидакарь хезмәте өчен ” медаленә тәкъдим итте.

Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Йосыф Җиhанша улы Якубов, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты Шәмсия Гатуф кызы Җиhангирова h. б. булды.

Чараны Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ачып җибәрде. Алик Лукмановның “Җырларга күчкән җаным “-дип аталган китабын бар халыкка күрсәтеп рәхмәтләрен белдерде. Балтач” гимнын да ишетербез дигән теләген әйтеп үтте хакимият башлыгы. Ишетерләр Аллаһ Боерса, чөнки Балтачлар уңган, бердәм халык. Алик Харис улы бүләк итәр Гимнны да. Чараның иң дулкынландыра торган өлеше Илгиз Субушевның Каргалы авылының тырыш халкына Рәхмәт хатлары тапшыруы булды. Халыкның хезмәтен бәяләү ул -халыкны ярату, хөрмәт итү.

Уфа шәһәренең татар “Нур” театры артистлары Дамира Сәетова белән Мәхмүт Фатыйхов Алик Харис улының Каргалы авылында дөньяга килеп аваз салган вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән гомер юлын, иҗатын , җырлы -моңлы сәяхәтенең бик дулкынландыргыч та , шатлыклы вакытларын да артистларга хас талантларын, осталыкларын чагылдырып алып бардылар. Иҗат кичәсен Фәдис Ганиев, Идрис Калимуллин, Флорида Исмәгыйлева, Айрат Халиков, Рамил Хаҗиев, Ләйсән Шарипова, Илнур Вәлитов hәм башка танылган җырчылар, Балтач районы мәдәният сарае артистлары автор иҗат иткән моңлы, дәртле җырларын башкарып Каргалы авылының яланнарын яңгыратты. Яңгыратырлык шул Алик Харис улының җырлары!!!!

Авторның үзе башкаруындагы җырлары йөрәкләрнең түренә кереп , күңелләрнең нечкә кылларын чирттереп яраткан тамашачыларының шатлыклы да, моңсу да, тау битендә шаян, эссе җилләрне буйсындырып күз яшьләрен киптерергә мәҗбүр итте.
Бәйрәмнән соң кунакларга сый-хөрмәт күрсәтү безнең халыкның борынгы йоласы ул. Алик Харис улы әрвахларга багышлап Корбан чалдырды. Зур бәйрәм иде бу көнне – Корбан гаете бәйрәме. Авылның уңган апаларының тырышлыгы белән Корбан итеннән пешерелгән ризыклары телләрне йотарлык тәмле иде. Чөнки киң күңелле, ачык йөзле Алик Харис улының уңган, булдыклы авылдашлары!! Яраткан, танылган композиторыбызны дөньяга танытырлык шәхес итеп устергән Каргалы авылы җиренә Зур рәхмәт!!!

Жырларыгыз яңадан-яңа туып торсын, сәләмәтлек телибез сезгә, гаиләгезгә Алик Харис улы!!!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*