tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023 нче елда Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе төбәкләре Сабан туе узачак
2023 нче елда Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе төбәкләре Сабан туе узачак

2023 нче елда Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе төбәкләре Сабан туе узачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде. 2023 нче елда Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе төбәкләре Сабан туе узачак. Ул беренче тапкыр оештырыла. Милли бәйрәмгә әзерлек эшләре инде башланды. Васил Шәйхразыев Түбән Новгород шәһәре мэры Юрий Шалабаев, өлкә министрлыгы вәкилләре белән берлектә, Сабан туен уздыру өчен мәйданнарны карады.

Җитәкчеләр “Швейцария”, “1май” паркларында, “Түбән Новгород”, “Локомотив” стадионнарында  булдылар. Шәһәрнең “Стрелки” дип аталучы урынында төзелгән металл конструкцияләрне, “Түбән Новгород ярминкәсе” акционерлык оешмасы территориясен карадылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның эш сәфәрендә Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми вәкилләренең Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе вәкилләре, Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев һәм Түбән Новгород өлкәсе башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән рәсми очрашулар да планлаштырылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*