tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфада Фирдүс Тямаевның концертында булды
Васил Шәйхразыев Уфада Фирдүс Тямаевның концертында булды

Васил Шәйхразыев Уфада Фирдүс Тямаевның концертында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Башкортостан Республикасында.

Уфада Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерты узды. Милли Шура рәисе кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм халыкның мәдәниятен, телен саклау өчен мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады.

– Россия күләмендә, чит илләрдә тулы заллар җыеп, тамашачылар белән бергә милли татар җырларын җырлау кешене рухландыра, бәхетле итә, – дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, 12 апрельдә Уфада Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына Башкортстан Республикасыннан делегатлар сайлау узды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*