tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфада күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин каберенә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Уфада күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин каберенә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Уфада күренекле мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин каберенә чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның эш сәфәре Башкортстан Республикасында дәвам итә. Бүген ул Уфа шәһәрендә күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе, тарихчы, педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең мемориаль комплексында булды. Ул быелның май аенда Уфа татар (мөселман) зиратында ачылган иде. Төзекләндерү эшләрен “Татнефть” оешмасы башкарды.

Васил Шәйхразыев Ризаэтдин Фәхретдиннең каберенә чәчәкләр салды. Чарада катнашучылар бергәләп татарның зыялы улы рухына дога кылдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*