tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе белән танышты
Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе белән танышты

Васил Шәйхразыев Ульяновск шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе белән танышты

Бүген, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Ульяновск шәһәренә килде.

Аны Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, “Биләр” мәдрәсәсе дини белем бирү оешмасы ректоры Ильс Тлявин, Ульяновск өлкәсе  мөселманнарының баш имам-ахуны, төбәк Диния  нәзарәте  рәисе Илдар Сафиуллин каршы алдылар.

Татарстан делегациясе  “Биләр” мәдрәсәсе белем бирү оешмасы эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук очрашуга Ульяновск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Костомаров килде.

“Биләр” мәдрәсәсе” белем бирү оешмасына 2007 елда нигез салына. Мәдрәсәнең төп максаты – яшьләрне ислам дине рухында тәрбиләү,  җәмгыятьне һәм дәүләтне хөрмәт итүче, ватаныбызның чын патриотлары итеп үстерү. Мәдрәсәдә алган белемнәр шәхесне әхлакый тәрбияләүдә тирән эз калдыра, киләчәк тормышта ярдәм итә.

Мәдрәсә бинасы 50 кешегә исәпләнгән. Уку планы Ислам дине нигезләрен, гарәп теле һәм грамматикасын тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Мәдрәсәдә Коръән уку бәйгеләре, ифтарлар, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелә, Борынгы Болгарга сәфәрләр оештырыла, һ.б.

Мөгаллимнәр һәм студентлар көнкүрешендә тәрбия һәм рухи-агарту эшчәнлеге аерым урын алып тора. Шәкертләр Ульяновск өлкәсенең җирле дини оешмаларында (мәчетләрендә) педагогик практика узалар. Шулай ук мәдрәсәдә имамнарның квалификациясен күтәрү курслары да үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*