tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Муса Җәлил шигырьләре 8 телдә яңгырады
Санкт-Петербургта Муса Җәлил шигырьләре 8 телдә яңгырады

Санкт-Петербургта Муса Җәлил шигырьләре 8 телдә яңгырады

18 февраль көнне Санкт-Петербургның Милләтләр йортында татар шагыйре- каһарманы Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Янып калсын гомрең , маяк булып үзеңнән соң килгән буынга” дигән шигъри кичәсе үтте. Чарада Санкт-Петербургның заманча татар мәдәният үзәге “Тамга”, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең Казахстан милли-мәдәни җәмгыяте “Ата-Мекен” , Санкт-Петербургтагы Кыргызстан яшьләр берләшмәсе “Кыргыз Юнион”, Санкт-Петербургның Чуаш мәдәни үзәге активистлары катнашты.

Кичәдә кунаклар шулай ук “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте ” тарафыннан төшерелгән “Үлемсезлеккә хөкем ителгән” фильмын карадылар. Анда Муса Җәлилнең иҗади юлы һәм әсирлектә антифашистик эшчәнлеген оештыруы турында сөйләнде.

Муса Җәлилнең шигырьләре бүгенге көнгә кадәр бөтен дөнья буйлап кешеләр күңелен кузгата. Алар дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең инглиз, испан, немец, казакъ, кыргыз, чуаш һәм, әлбәттә, татар телләрендә шигырьләрен укыдылар. Һәрбер телдә укылган шигырь рус телендәге тәрҗемәсе белән бергә яңгырады, шуңа күрә чарадагы һәрбер катнашучы өчен татар шагыйренең шигырьләре мәгънәсен һәм аның хисләрен аңларга мөмкин булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*