tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Урта Әләзән авылының Тарихи мәчетендә булды
Милли Шура рәисе Урта Әләзән авылының Тарихи мәчетендә булды

Милли Шура рәисе Урта Әләзән авылының Тарихи мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсендә эшлекле сәфәрен дәвам итә.

Биредә ул Урта Әләзән авылының Тарихи мәчетендә булды. Бу елны Тарихи мәчетнең 115 еллыгы билгеләп үтелә.

Һәр ел саен Пенза өлкәсе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мәхәлләләрендә балалар курслары эшли башлый. Ул балаларны ата-бабаларыбызның 1000 еллык рухи мәдәнияте белән таныштыруны максат итеп куя. Укытучылар балаларны Аллаһ китабына гына түгел, шулай ук яхшы холыкка, иманга өйрәтәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*