tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән танышты
Васил Шәйхразыев XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Васил Шәйхразыев XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Әстерхан өлкәсендә эш сәфәре дәвам итә. Бүген Милли Шура рәисе XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән танышты һәм әзерлекнең соңгы этабының ничек баруын тикшерде.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 майда узачак.  Бу көнне Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәләчәк: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*