tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбен Белем көне белән котлады
Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбен Белем көне белән котлады

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбен Белем көне белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз авылына килде.

Биредә ул мәктәп укучыларын, укытучыларын һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлады.

– Мин сезнең белән очрашуыма шатмын. Сезнең мәктәп тулысынча уку елына әзер. Җәй көне инде сезгә матур һәм уңайлы формалар тектерелде. Яңа уку елы бары тик уңышлар гына алып килсен! Тырышып укуыгызны һәм шушы мәктәпкә горурланып йөрүегезне телим! – диде ул.

Милли Шура рәисе мәктәп укытучыларына – 14 ноутбук, беренче сыйныфка баручыларга – мәктәп кирәк-яраклары, мәктәпкә дәреслекләр бүләк итте.

Чарада шулай ук Шадринск  районы башлыгы Дмитрий Жуков катнашты.

Бүгенге көндә авыл мәктәбендә 62 укучы белем ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*