tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан тәбрикләве
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан тәбрикләве

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Белем көне уңаеннан тәбрикләве

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Сезне барыгызны да 1 сентябрь – Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар һәм, мәктәпне тәмамлап, белем алуның югарырак баскычына аяк басучы укучылар өчен әлеге көн аеруча да мөһим: бүгеннән алар тормышларының өр-яңа чорын башлыйлар дисәк тә, ялгыш булмас.

Әлеге катлаулы, ләкин шул ук вакытта мавыктыргыч дөнья сезнең барыгызны да шат елмаюлар, кызыклы танышулар һәм иң мөһиме –төпле белемнәре белән каршы алсын.

“Беләкле берне егар, белемле меңне егар”, – ди татар халык мәкале. Элек-электән татар милләте укымышлы, китаплы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган. Алга таба да шушы кыйблабыздан тайпылмыйча, киләчәк өчен кирәкле һөнәрләр сайларга, илебезгә файдалы шәхес булып җитлегергә насыйп булсын.

Кадерле дуслар! Көзнең тәүге бәйрәме – 1 сентябрь сезнең барыгызга да муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*