tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай әкиятләре иленә сәяхәт
Тукай әкиятләре иленә сәяхәт

Тукай әкиятләре иленә сәяхәт

Тубыл шәһәре Абрамовка экологик паркы укучыларның, ата-аналараның һәм микрорайон халкының ял итү үзәгенә әверелде. Монда 15 мәктәп укытучылары укучылары белән милли бәйрәмнәр, кызыклы очрашулар, күчмә уеннар, экологик тикшеренүләр, шәһәр күләмендә төрле мәдәни кызыклы чаралар үткәрәләр.

Август аеның соңгы көннәре 15 нче мәктәп укучыларының, 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның күңелләрендә онытылмаслык матур вакыйга булып хәтерләрендә сакланыр.

Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә узды. Бишенче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Габдулла Тукайның “Шурәле”, “Су анасы” әкияте геройлары белән таныштылар. Мавыктыргыч сәяхәткә балаларны: Гүзәл Фәйзуллина, филология фәннәре докторы, Лилия Фәизова филология фәннәре кандидаты, рольләрне башкаручы студентлар алып бардылар. Нәни тамашачылар үзләре дә катнашып әкият геройлары белән уйнадылар, төрле сынауларны уздылар.

Балалар өчен онытылмаслык кызыклы, файдалы чараны Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының укытучылары Россия җәмгыяте “Белем” ”Ачык лекторий” проектын гамәлгә ашыру кысаларында татар халык әкиятләре белән балаларны таныштырдылар. Белем бирү-уен программасын оештыручы Гүзәл Җәгъфәр кызы:”Чараны әзерләүдә галимнәребез, студентларыбыз үзләренең сайлаган эшләрен чиксез яратуларын күрсәттеләр. Гаделлекә, мәрхәмәтле булырга, табигатьне яратырга өйрәткән Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт уңышлы үтте. Катнашучылар, нәни тамашачылар яңа белем алдылар, гомуми күзаллауны киңәйттеләр,”-дип фикерләрен әйтте.

Лилия Харис кызы:”Геройлар ролендә безнең сәләтле студентлар, булачак башлангыч сыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр булды. Алар чын артистларча үзләренең рольләрен башкардылар. Тылсымлы әкият йомгагына ияреп балалар су анасына кунакка килделәр. “Су анасы”на алтын таракны бизәргә ярдәм иттеләр. Шүрәле өчен оя төзеделәр. “Су анасы” әкияте балаларны кеше әйберләренә тимәскә өйрәтте. Балалар әкият геройлары белән дуслашып, күңел ачып, уйнап өстәмә белем алдылар. Бәйрәм тамашачылары яраткан шагыйребез Габудулла Тукай турында белделәр, аның иҗаты белән таныштылар,”-дип сөйләде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әкият геройларына ошарга тырышалар. Әкиятләрне карап, тыңлап балалар уңай һәм тискәре якларны күрделәр.

Белгәнебезчә, 5 нче балалар бакчасыннан чыккан күпчелек балалар 15нче мәктәпкә укырга керәләр. Мәктәп укытучылары да бердәмлектә үткәргән чараны җылы каршы алдылар.

Иҗади очрашулар дәвамлы булсын.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*