tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Җәмәл авылында яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Васил Шәйхразыев Җәмәл авылында яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Җәмәл (Три протока) авылында гомер итүче милләттәшләребез белән очрашты. Очрашу Җәмәл авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Җәмәл авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе 1987 нче елда ачыла. Милли Шура рәисе милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән кызыксынды, мәктәп эшчәнлеге белән танышты. Мәктәптә 700 укучы белем ала, 91 хезмәткәр эшли. Мәктәптә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен дә өйрәнәләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*