tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән таныштылар
Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән таныштылар

Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән таныштылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә.

Бүген Милли Шура рәисе XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйдан белән танышты. Милли бәйрәмебез Әстерхан шәһәренең Идел Буе районы Җәмәл (Три Протока) авылындагы ипподром мәйданында оештырылачак. Әзерлек эшләре барышы белән Идел буе районы башлыгы Мазаев Дмитрий Валерианович таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 26 май көнендә – Әстерхан өлкәсендә Татарстан сәнгать осталары концерты, ә 27 майда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*