tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган ачык биатлон турниры узды
Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган ачык биатлон турниры узды

Түбән Новгород өлкәсендә Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган ачык биатлон турниры узды

17 февральдә Түбән Новгород өлкәсендәге Актук һәм Чүмбәли авыллары арасында урнашкан “Сары саз” күле ярында Кызыл Октябрь районы Яшьләр палатасының бе­ренче рәисе Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган унынчы юбилейлы ачык биатлон турниры узды. Аны мәгариф һәм яшьләр эше комитеты, спорт бүлеге, “Сельские вести” газетасы редакциясе, Уразавылның өстәмә белем бирү үзәге, Семочкидан мәрхүмнең туганнары һәм аның якын дусты Рауф Ваһапов оештырдылар.

Әлеге турнир 2014 елдан башлап даими үткәрелеп килә, хәтта коронавирус пандемиясе дә аңа комачауламады.

Соңгы ярышларда катнашырга рекордлы 21 команда теркәлде. Стартка Уразавыл, Чүмбәли, Яндавишча, Семочки, Зур һәм Кече Рбишча, Салган, Маресьево мәктәпләре һәм авыл, “Уразавыл” уку үзәге командалары, шулай ук Сечен, Бөтерлин (өчәр команда) һәм Кочко-Пожар чаңгычылары басты.

Турнирны Рауф Ваһапов ачып җибәрде. “Бүген без кабат бергә җыелып, Рөстәм дустыбызны искә алабыз. Ул ачык күңелле, ярдәмчел кеше иде, спорт белән шөгыльләнергә яратты. Шуңа аның турында иң яхшы хәтер – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар оештыру. Аны искә алырга килгән бихисап катнашучыларны күреп, Рөстәмнең рухы сөенгәндер. Без дустыбызны беркайчан да онытмабыз”, – диде Рауф Надир улы.

Рөстәмнең туганнары Елена һәм Ринат та 100 гә якын чаңгычыны җылы сәламләде, ерак юлны якын итеп килгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде, ярышларда уңышлар теләде.

Турнир көнендә, соңгы еллар белән чагыштырганда, һава торышы уңай һәм җылы булды. Гадәттәгечә, ярышлар дүрт этаптан торган эстафета формасында үтте. Һәр этап 3 км дистанцияне һәм бер ату чиген тәшкил итте. Ату чигендә пневма­тик мылтык белән 10 метрдан 7,5 см диаметрлы 5 мишеньне ябарга кирәк иде.

Трассаның беренче метрларыннан ук фаворитлар ачыкланды. Һәръелдагыча, сеченлылар, пожарлылар һәм бөтерлинлылар лидерлар сафында иде. Беренче ату чигенә югарыда әйтелгән командалар якынча бер үк вакытта килеп җитте.

Биатлонда төгәл ату җиңү нигезе булып тора. Бу юлы да искәрмә булмады. Мишеньнәрне күбрәк ябучылар аннары трассада өстенлек алды.

Шул фактор призлы урыннарны бүлешкәндә зур роль уйнады. Өченче этапта Кочко-Пожардан Рөстәм Абдуллин ату чигендә ике генә хата ясады һәм шуның аркасында өченче урынга күтәрелде. Шул өстенлекне Сергач округы командасы финишка кадәр ычкындырмады.

Ә беренче ике урынны үзара Сечен яшьләре бүлеште һәм кунаклар алтынчы тапкыр җиңүне яулады. Бу җирлекнең чаңгычылары, чын мәгънәдә, профессиональ дәрәҗәдә шуалар, чөнки алар үзләрендә бу спорт төре белән махсус үзәктә шөгыльләнәләр икән.

Ә менә Кызыл Октябрь округы командаларының күбесе, үпкәләмәсеннәр, “иң мөһиме – катнашу” девизы белән генә чыгыш ясады һәм призлы урыннарга дәгъва итмәде. Бу күренеш елдан-ел кабатлана.

Турнирның тарихына килсәк, башта биредә район командалары гына катнашты, аннары күрше җирлекләрдән дә чаңгычылар килә башлады. Иң беренчесендә, 2014 елда, чемпион исеменә Чүмбәли командасы ирешсә, аннан ике ел рәттән җиңүне кочкопожарлылар яулады, 2017 елда төп кубок Сечен районына китте. 2018 елда җиңү бәхете кабат кочкопожарлыларга елмайды, ә 2019 елдан бу ярышларда беренчелекне Сечен чаңгычылары даими тота.

Әмма, шуңа да карамастан, хуҗалар чаңгычыларын хупларга кирәк. Һәрбересе 3 километрлык дистанцияне ахырына кадәр узарга көч тапты һәм ату чигендә алган штрафлы кругларны да йөгерде, димәк, сәламәт яшәү рәвешенә ияләште, күтәренке кәеф алды.

Эстафета тәмамлангач, катнашу­чылар оештыручылар тарафыннан кайгыртылган милли ризыклар, семочкилы Рәмис Хайруллин казанда пешергән пылау белән тамак ялгады, кайнар чәй эчеп җылынды.

Йомгаклау тантанасында Рауф Надирович мәрхүм Рөстәмне яд итеп килгән спортчыларга, шулай ук әлеге спорт чарасын оештырырга булышучыларга рәхмәтләрен ирештер­де.

Гадәттәгечә, бу юлы да бер коман­да да бүләксез калмады. Барысы да грамоталар, татлы һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды, ә призерлар кубоклар, медальләр белән бүләкләнде. Һәрвакыттагыча, иң кече һәм олы катнашучылар (Яндавишчадан Илнар Измайлов һәм Кочко-Пожардан 70 яшьлек юбиляр Мидихат Бәдретдинов) билгеләнде.

Ватанны яклаучылар көне алдыннан үткәрелеп килүче бу турнирның әһәмияте һәм катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Шуңа Рөстәм Айдерханов истәлегенә округара биатлон ярышы озын гомерле булсын, дип теләргә генә кала.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*