tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыж шәһәрендә “Ислам – иҗтимагый иминлек үрнәге” дигән конференция эшли
Малмыж шәһәрендә “Ислам – иҗтимагый иминлек үрнәге” дигән конференция эшли

Малмыж шәһәрендә “Ислам – иҗтимагый иминлек үрнәге” дигән конференция эшли

Киров өлкәсендәге Малмыж шәһәрендә “Ислам – иҗтимагый иминлек үрнәге” дигән исемдәге төбәкара фәнни-гамәли конференция эшли. Чарада Киров өлкәсе, Мари Эл һәм Татарстан Республикаларыннан дин эшлеклеләре, галимнәр, милли һәм дини оешмаларның вәкилләре катнаша.

Конференциядә кешенең хакларын саклауда, гомумкешелек кыйммәтләрен таратуда,
шәхес тәрбияләүдә һәм милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның әһәмияте темалары күтәрелә. Конференциядә катнашучылар дини һәм милли тәрбия эшендәге үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Әлеге алымнарның җәмгыять иминлеген саклауда үтемле булуын мисаллар аша дәлилли. Төбәкара фәнни-гамәли конференцияне РФ мөселманнары Диния нәзарәте канаты астында эшләүче Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарате һәм Киров өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*