tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә Омск шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашу узды.

Шулай ук Милли Шура рәисе Омск шәһәрендәге Җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышты. Үзәк гыйбадәтханә 1997 нче елда ачылган. Биредә дини бәйрәмнәр, никахлар уздырыла, Коръән уку буенча дини дәресләр үтә, якшәмбе мәктәбе эшли.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы, «Ибирь» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте» Омск җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Тамир Алимбаев, Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы, оештыру комитеты рәисе урынбасары Олег Заремба, Омск өлкәсе мәдәният министры Юрий Трофимов, Омск өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Анастасия Терпугова катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*