tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре тапшырылды

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышына нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга рәхмәт белдерде.

“Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның докладларында бик төпле фикерләр әйтелде. Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, уртага салып, татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләр белән уртаклашу бик мөһим. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Монда сөйләшенгән идеяләр, отып алган фикерләр киләчәктә торышка ашырылырга, гамәлгә әйләнергә тиеш. Узган елда “Татарлар: гамәл стратегиясе” кабул ителде. Әлеге документның күп пунктлары бүген яңгыраган фикерләрдә чагылыш тапты. 2021нче ел – Халык санын алу елы. Безнең максатыбыз – әлеге форум кебек очрашулар аша, татар халкының гамәл стратегиясе нигезендә эшчәнлек алып барып, һәрбер татар кешесенә барып җитү, аның йөрәгенә татар халкы белән горурлану хисе салу, ” – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән актив эшчәнлекләре өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Татарстан Республикасының Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм Башкортостан Республикасы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина бүләкләнде.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем Үзәкләштерелгән клуб системасы муниципаль бюджет учреждениесының Кидяковка мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” татар театры җиткәчесе, Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы әгъзасы Җәмилә Мифтаховага бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исеме Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Гыйбатдинов исемендәге Осиново гимназиясе директоры Гөлинә Саттаровага тапшырылды.

Татарстан Республикасы президенты боерыгы нигезендә, татар халкының рухи-әхлакый традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтара татулыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур  өлеш кертү өчен Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы, “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыяте әгъзасы Нәфисә Хәмидуллинага Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте белдерелде.

Милләтебез алдында олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен  саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдында казанышлары өчен” медале белән Казан шәһәренең  “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Аланова, Яр Чаллы шәһәренең җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирдүсә Әюпова, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъасы Тәслимә Вәлиева, Пенза өләксенең җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева, Казан Идел буе Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Габдулаа Тукай исемндәге милли мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге урынбасары, “Болгар” хәйрия фонды урынбасары Рәмзия Галләметдинова, Яңа Чишмә районының җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы әгъасы Луиза Ишморатова, Башкортостан Республикасы Күшнәрән районы җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәридә Хафизова, Биектау районының җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакирова, Самара өлкәсе Гали авылының җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова бүләкләнде.

Милләтебез алдныдагы хезмәтләре, халкыбызның телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен  саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Удмуртия Республикасының җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахмановага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгелесе белән Башкортостан Республикасы татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының актив әгъасы Зәлия Ахунова, Омск өләксенең җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова бүләкләнде.

Мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы Түбән Новгород өлкәсенең ирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәзинә Ахмадуллина, Самара өлкәсенең җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Насыйровага тапшырылды.

Мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты Тәтеш районының җирле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиулловага бирелде.

Бөтендөнья татар хатын -кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм “Сөембикә” журналының уртак проекты “Сөембикә беләзеге” бүләгенә журналист, язучы, тәрҗемәче, Сөембикә ханбикә белән бәйле мирасны барлауны туплап җыентык итеп бастырып чыгару өчен Саимә Ибраһимова һәм  дөньяга сибелеп яшәүче татар халкының рухи кыйммәтләрен туплап, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү өчен журналист Ләйсәнә Садретдинова лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*