tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Аксакаллар шурасы милләт язмышы турында кайгыртачак

ВИДЕО: Аксакаллар шурасы милләт язмышы турында кайгыртачак

  • Ислам дөньясында, күп кенә авылларда аксакаллар булган һәм бар. Без сөйләштек тә, ни өчен әле Конгресс каршында да шушындый Аксакаллар институтын төзеп, анда безнең билгеле шәхесләребезне җыеп, бергәләп эшләмәскә, дигән идея килде. Җитәкчеләр, абруйлы кешеләр белән очрашып, киңәшләштек һәм мондый оешма, хактан да, кирәк дип таптык. Татарлар һәрвакыт өлкән кешеләргә зур ихтирам белән караган. Авыллардагы аксакалларның колхоз рәисенекенә караганда да абруе зуррак булган, алар күп кенә карарлар кабул иткәндә үз фикерләрен белдергән, милләт өчен тырышкан, — дип үзенең кереш сүзен әйтте Васил Шәйхразиев.

Аксакаллар шурасы составына тәҗрибәле, абруйлы, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган 11 кеше тәкъдим ителде:

  • Исхаков Дамир Мәүләви улы — тарих фәннәре докторы, “Туган җир” төбәкчеләр журналының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Гомумтатар төбәкчеләр җәмгыяте Советы рәисе урынбасары.
  • Хәсәнов Рәүф Йосыф улы — эшмәкәр, нефть-газ индустриясе ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, “Типография Миллят” мәдәният тарихына һәйкәлне торгызу инициаторы, “Милләт йорты” үзәге җитәкчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары Советы җитәкчесе урынбасары, Казан шәһәренең Галиев мәчете Аксакаллары Советы.
  • Вәлиев Римзил Салих улы — Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясенең баш мөхәррире.
  • Сәфиуллин Фәндәс Шакир улы — җәмәгать эшлеклесе, 1990-2000 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, запас полковнигы, узган елларда Казан хәрби саклагычлары кафедрасы мөдире.
  • Таһиров Индус Ризак улы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе.
  • Шакирҗанов Рафаэль Вәли улы – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, КФУ доценты.
  • Йосыпов Рүзәл Абдуллаҗан улы — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, Дәүләт Советы депутаты, узган елларда Казан педагогия институты ректоры.
  • Шакиров Әзһәр Шәфыйк улы — Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Камал исемендәге театр артисты.
  • Галиев Мингол Вәгыйз улы — җырчы (тенор), педагог, Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре.
  • Галиуллин Тәлгать Нәби улы — филология фәннәре докторы (1981), профессор (1983), ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1998), Россия гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1993). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре.
  • Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы — әдәбият белгече, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан).

Шулай ук Аксакаллар оешмасын ниндидер рәсми орган итмичә, Конгресс канаты астында эшли торган иҗтимагый оешма формасын сайлау кулайрак икәне әйтелде. Оешма халык өчен мөһим, “авырткан” мәсьәләләрне күтәреп чыгып, чишелеш юлларын эзләргә тиеш, шул чакта гына аның абруе булачагы билгеләнде.  Шул ук вакытта, Аксакаллар шурасының сүзе җитәкчелеккә дә “үтәргә” тиеш, аның киңәшләренә колак салынса гына эш килеп чыгачак, дигән фикерләр әйтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*