tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Чувашиядә рәссам Вәгыйзь Камалетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды
ВИДЕО: Чувашиядә рәссам Вәгыйзь Камалетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды

ВИДЕО: Чувашиядә рәссам Вәгыйзь Камалетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды

Чувашстанда яшәүче милләттәшләребез үзләренең эшмәкәрлек белән кәсеп итүләре, авыллардагы күмәк хуҗалык эшләрен мәхәллә белән алып барулары белән генә түгел, ә борынгы бәет-мөнәҗәтләрне, иске җырларны заманча итеп башкарулары, гореф-гадәтләрне саклау белән дә дан тота. Бу төбәк татар әдәбиятына һәм сәнгатенә дә байтак шәхесләрне биргән. Мондагы татар авылларыннан Чувашстанда гына түгел, ил күләмендә танылган рәссамнар чыккан. Республиканың Халыклар дуслыгы йортында шуларның берсе-Россиянең, Татарстанның һәм Чувашстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, халык мәгарифе отличнигы Вәгыйзь Камалетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә куелган эшләрне беренчеләрдән булып хәбәрчебез Рамис Сафин да карап чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*