tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә юл буенда беренче намаз уку урыны – «Юлчы» мәчете ачылды
Киров өлкәсендә юл буенда беренче намаз уку урыны – «Юлчы» мәчете ачылды

Киров өлкәсендә юл буенда беренче намаз уку урыны – «Юлчы» мәчете ачылды

Киров өлкәсе Малмыж районының Калинин авылында юл буенда «Юлчы» мәчете ачылды.

Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов сүзләренчә, Киров – Малмыж – Нократ Аланы трассасында әлегә кадәр намаз уку өчен урын булмаган.

«Бу көтеп алынган мәчет булды. Моңа кадәр намаз уку өчен андый урын юк иде. Бу мәчет бик күп кыенлыкларны җиңеләйтәчәк. «Юлчы» зур мәчет түгел, монда җомга намазлары үткәрелми. Юлдагы кешеләр өчен барлык уңайлыклар бар», – диде ул.

Мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ачылган.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин мәчетне төзегән кешеләргә, ачылышка килүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын дип теләде.

«Мәчет – сәҗдә кыла торган урын. Сәҗдә – мөселманның мигъраҗы. Сәҗдәдә вакытта мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләгә бик якын була. Шуңа күрә мәчетләргә килеп сәҗдә кылырга насыйп булсын, – диде ул.

Мәчет юл буендагы кунакханә карамагында. Кунакханә җитәкчесе Илдар Гомәров әйтүенчә, юлчыларга намаз уку өчен кунакханәдә бер бүлмә генә булган.

«Юлчылар ягулык салу станциясендә колонкалар арасына намазлык җәеп намаз укый иде. Монда укысак, ярыймы дип кунакханәгә керә башладылар. Шуннан бер бүлмә булдырдык. Бу бүлмә егерме ел эшләде. Шуннан мәчет булдыру теләге туды», – дип сөйләде ул.

Хәзрәтләр әйтүенчә, мәчетне өч ай дәвамында төзеп куйганнар. Гыйбадәтханәне.төзүдә авыл халкы да иганәчеләр дә ярдәм иткән.

Төп иганәчеләрнең берсе – күперләр төзү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Газинур Кильмакаев.

«Юл төзегән җирдә татар авылларында мәчет тә төзергә тырышам. Киров юлында тагын да мәчетләр ачарга насыйп булсын. Бу мәчет урынында август башында дога кылдык. Өч ай дигәндә мәчет калкып чыкты», – диде ул.

Балтач районыннан килгән Рамил хәзрәт Бикбаев мәчетне буш тотмаска, бинаны тәртиптә тоту өчен сәдака китерергә өндәде.

«Мәчет ачылу – зур бәйрәм. Бу мәчеткә ихтыяҗ булган. Юлдан узганда ерактан ук манара күренеп тора», – диде ул.

Бүген мәчеттә беренче җәмәгать намазы укылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*