tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин театры “Кунак бүлмәсе” проектын башлый
Кәрим Тинчурин театры “Кунак бүлмәсе” проектын башлый

Кәрим Тинчурин театры “Кунак бүлмәсе” проектын башлый

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм театры “Кунак бүлмәсе” исемле яңа проект башлый. Проектның төп максаты – театрга балалы гаиләләрне һәм яшьләрне җәлеп итеп, аудиторияне арттыру. “Кунак бүлмәсе” Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Профит” компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов ярдәмендә булдырылды.

“Кунак бүлмәсе”ндә тамашачылар бушлай аерым өстәл-диваннарга утырып, берничә төрле бөртекле чын кофе яки чәй эчә, тәм-томнардан авыз итә, иркенләп сөйләшә, истәлеккә фотога төшә, вайфай белән файдалана, телефонны зарядкага куя һәм тыныч атмосферада якыннарына шалтырата ала.

“Кунак бүлмәсе”ндә эшлекле очрашулар, презентацияләр башка төрле мәдәни чаралар үткәреләчәк. Шулай ук Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашулар да узачак.

“Кунак бүлмәсе”ндә ял итү өчен бары театр сайтыннан яки кассасыннан алтынчы рәттәге, бишенчедән ундүртенчегә кадәрге урыннардан “Барысы да кертелгән” опцияле билет алырга гына кирәк. Мондый төр билетлар 11 ноябрь cпектакленә сатыла башлый. Элемтә өчен телефон 236 66 96.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*