tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында пленар утырыш узды
Түбән Новгород шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында пленар утырыш узды

Түбән Новгород шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында пленар утырыш узды

Идел буе Болгар дәүләте халкы рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында үткәрелеп килгән күркәм чараларны дәвам иттереп, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте 2, 3 ноябрь көннәрендә үзенең чи­раттагы Пленумын Түбән Новгородның “Тәүбә” мәчетендә уздырды һәм аның каршындагы административ бинаны тантаналы ачты.

Пленумның президиумын өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр идарәсе буенча урынбасары Равил хаҗи Сәйфетдинов, өлкә Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Түбән Новгород Ислам ин­ституты ректоры Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов, Голәмәләр шурасы рәисе, Россия Диния нәзарәтенең Идел буе округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Баюсов һәм Аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Хөсәинов тәшкил итте. Ә Пленум эшендә 46 имам һәм берничә җирле дини берләшмә оешмалары рәисләре катнашты

Идел буе Болгар дәүләте халкының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан, быел Россия мөселманнары өчен бик зур вакыйгалар булып үтте. Шушы олуг датага туры китереп, безнең өлкә Диния нәзарәте дә 2,3 ноябрьдә Түбән Новгород төбәгендә “Ислам мәгарифе, фәне һәм мәдәнияте көннәре” игълан итте һәм шул кысаларда “Тәүбә” мәчетендә өлкә имамнарының чираттагы Пленумы узды, шушы Аллаһы йорты каршында урнашкан административ бина тантаналы рәвештә ачылды һәм Хөсәин Фәезханов исемендәге Ислам ин­ститутында “Хәзерге дөньяда дин һәм мәдәният: проблемалар һәм перспективалар” темасына I Төбәк фәнни-гамәли кон­ференция үтте.

Пленумга җыелган 50гә якын имамны өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы сәламләде, узган елга исәп- хисап тотты һәм рухи тормышыбызда булып үткән кайбер вакыйгаларның мөһимлеген ассызыклап үтте.

Россия мөселманнары Ди­ния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил хаҗи Сәйфетдинов төбәгебезнең дин әһелләренә шәех Равил Гайнетдинның котлау -теләкләрен ирештерде, аның исеменнән бер төркем имамнарны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Җирле мөселманнар дини берләшмәсе (МРОМ) уставына ка­гылган юридик мәсьәләләр буен­ча Пленумны алып баручы Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов аңлатмалар бирде, әлеге документка заман таләпләре соравына хокукый кырлыкта тәңгәл китереп кертелә торган төзәтмәләргә тукталды, ел әйләнәсендә Диния нәзарәте тара­фыннан башкарылган төзелешләр турында әйтеп үтте, Донбасс качакларына һәм махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыру хакында искәртте. “2023 ел безнең төбәк мөселманнары өчен өч тарихи вакыйга белән су­гарылган булырга тиеш. Мәсәлән, Диния нәзарәтебез оешуга 30, Җәмигъ мәчетебез төзелә башлауга 110 һәм якташ мөгаллимебез Хөсәин Фәезхановка 200 ел тула. Шул уңайдан Сафаҗай мәктәбенә аның исемен бирү турында ини­циатива белән чыгарга тәкъдим итәм”, – дип сөйләде Фәнис хәзрәт.

Юбилейлы даталар калкып чыгу уңаеннан булса кирәк, Печә авылының карт имамы Нуриман хәзрәт Әйзәтуллин үзе җитәкчелек иткән мәчетнең яңа искән сәяси җилләр белән безнең төбәктә иң беренчеләрдән булып төзелүе ту­рында әйтте, янәсе – ул Аллаһы йорты 1987 елда булдырыла һәм быел аңа 35 ел. Әмма ләкин вакыт кысрыклыгын һәм илебездәге бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, Печәнең беренче мәчете юбилеен тантаналы билгеләүне кичектереп торырга килештеләр.

Киләсе елда Дзержинскиның беренче мәчетенә һәм шулай ук Актук, Суыксу, Кызьмавыл мәчетләренә 30, Андының агач мәчетенә 40 ел тула.

Ә мәхәлләләр уставына кертеләчәк төзәтмәләрнең берсе  – хәзер МРОМ рәисе һәм авыл имамнары 5 елга сайланачак.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең икенче бер вәкиле Тимур Фәхретдинов олуг имам­нарны шулай ук җылы сәламләде, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде һәм киләсе елдагы мөселманнар съездына төбәгебезнең рухи тормышын як­тырткан “Ислам мәҗәлләсе” дигән журнал нәшер итү инициативасы белән чыкты, аның өстенлекләрен билгеләп узды һәм ул басма­ны еллык итәргә мөмкин булуын ачып салды. “Авылларыбызда һәм шәһәрләребездә бик күркәм мәҗлесләр, дини чаралар узды­рылып килә, алар төрле социаль челтәрләрдә яктыртыла, әмма ләкин вакыт уза барган саен алар югала, онытыла. Менә шул гореф-гадәтләрне бер басмага туплап, ул мирасны киләчәк буынга тапшыра­сы, халык арасында таратасы иде. Хәер, моңа үзебезнең нәшрият йор­тыбыз бар”, – дип үз тәкъдимен хуплап чыгарга үгетләде имамнарны өлкә Диния нәзарәтенең ревизион комиссиясе рәисе Тимур хаҗи.

Мөнир хәзрәт күбрәк дин өлкәсендәге уку-укыту турын­да сөйләде. Газета, радио ре- дакцияләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә өндәде, җомга вәгазьләрен һәр мәчеттә, һәр атна билгеле бер актуаль темага ба­гышларга кирәк, диде.

Шунда Сергач, Спас һәм Кнәген округлары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов җирле яңалыкларны оператив рәвештә сайтка элмәгәннәре турында төбәк Диния нәзарәте аппаратына зарын белдерде. “Яңа пешкән шулпаны бер атнадан ашаудан ни файда”, – диде ул, шушы проблеманы образ­лы чагыштырып.

Мансур хәзрәт үзе җитәкләгән Аксакаллар шурасы сафын киңәйтү, аның эшен активлашты­ру турында хөрмәтле президиум әгъзаларыннан һәм имамнардан киңәш-табыш со­рады.

Өйлә намазыннан соң, барча имамнар катнашында һәм тәкбир әйтүендә символик кызыл тасма­ны кисеп, яңа административ-уку- укыту бинасына беренче булып шәһәрнең Автозавод районы ад­министрациясе башлыгы Алек­сандр Нагин, Гаяз хәзрәт һәм Ра­вил хаҗи керделәр.

Ә моңа кадәр Фәнис хәзрәт “Тәүбә” мәчетен төзүгә зур өлеш керткән якташ-милләттәш меце­натларыбызны искә алды, шулар арасында беренче булып Рәшит Җаббар улы Баязитовны әйтте.

Равил хаҗи, яңа бина ачылу уңаеннан, Россия мөфтиләр рәисе шәех Равил Гайнетдинның мөрәҗәгатен укыды, шушы җирлектә мөселманнарга теләктәшлек һәм хезмәттәшлек күрсәтеп торганы өчен, җирле ха­кимият башлыгы Александр Вла­димировичны, шәһәр думасы де­путаты Кәрим Ибраһимовны һәм “Тәүбә” мәчетенең МРОМ рәисе Ансар Якубовны бәйрәм табыны артында Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлекле медальләре белән бүләкләде, шушы яңа бинаны төзүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тап­шырды.

Төшке аштан соң имамнар Хөсәин Фәезханов исемендәге Ислам институтында үз квалификацияләрен үстерү буенча курслар үтте, икенче көнне Халыклар бердәмлеге көненә багышлан­ган “Хәзерге дөньяда дин һәм мәдәният: проблемалар һәм перспективалар” темасы буенча оештырылган I Төбәк фәнни- гамәли конференциядә катнашты, квалификацияләрен үстерүне рас­лаган таныклыклар алды.

Фәнни-гамәли конференциянең модераторы Фәнис хәзрәт белдергәнчә, әлеге чарада башка тра­дицион дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм хакимият орган­нары вәкилләре дә катнашкан.

– Күпьяклы цивилизация төзүдә Россиянең берничә гасыр­лык тәҗрибәсе бар. Шуның нәтиҗәсендә бездә төрле эт­нос, мәдәният һәм дин үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәп килә һәм җәелеш таба. Шушы күркәм күршелек сыйфатлары – безнең уртак казанышыбыз.

Бүген күпмилләтле илебездә теология мәгарифе һәм фәне актив үсә. Ә моңа төп этәргеч булып Россиядәге традицион диннәрнең үзара хезмәттәшлеге тора. Дин мәсьәләсендәге мәгърифәтчелекнең шәхестә әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә һәм ке­шелек дөньясында дуслыкны ны­гытуда булышуына нык ышанам.

Безнең конференция, һичшиксез, динара һәм мәдәниятара диалог­ны үстерү эшенә зур өлеш кертәчәк, ирекле рәвештә актуаль проблема­лар һәм өметләр белән уртакла­шырга мөмкинлек бирәчәк, – дип үз фикерен белдерде Фәнис хәзрәт.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*