tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мәскәүнең Союзлар Йорты Колонна залында булды
Васил Шәйхразыев Мәскәүнең Союзлар Йорты Колонна залында булды

Васил Шәйхразыев Мәскәүнең Союзлар Йорты Колонна залында булды

Бүген, Мәскәүгә эшлекле сәфәре барышында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүнең Союзлар Йорты Колонналар залы белән танышты.

Бу бинада 9 декабрь көнендә  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган зур тантаналы чара узачак. Әлеге чара агымдагы елда узган Татар дин әһелләре форумыннан соң Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәләрендә дә урын алды. Чарада зур күргәзмә оештырылачак һәм Татарстан сәнгать әһелләре концерты булачак дип планлаштырыла. Чарада дөньяның төрле илләреннән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән кунаклар катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*