tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Димитровград шәһәрендәге тарихи мәчет 125 еллыгын билгеләп узды

ВИДЕО: Димитровград шәһәрендәге тарихи мәчет 125 еллыгын билгеләп узды

Борынгы Сембер-Ульяновск өлкәсенең татарлар күпләп яши торган шәһәр, авыл районнарында 19 нчы гасырда салынган байтак кына мәчетләр бар. Дөрес, совет хакимияте елларында аларның манараларын кисеп, мәчетләрне башка максатларда файдалансалар да, аларның биналары бүгенге көнгә чаклы сакланып калган. Ә менә төбәкнең Карсун һәм Барыш районнарындагы ике мәчет илдә нинди вәзгыять булса да һәм замананың нинди генә җилләре иссә дә ишекләрен япмаганнар. Элеккеге Мәләкәс, хәзерге Димитровград шәһәрендәге тарихи мәчетне Сембер байлары Алиевлар 1897 нче елда салдыралар. Шушы көннәрдә генә шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге әлеге мәчетнең 125 еллыгын билгеләп узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*