tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Эльмира Гыйбасева:«Бәйгедә татар теле һәм әдәбиятының иң матур һәм иң кирәкле фән икәнен исбатладым»

ВИДЕО: Эльмира Гыйбасева:«Бәйгедә татар теле һәм әдәбиятының иң матур һәм иң кирәкле фән икәнен исбатладым»

«Авыл укытучысы» бәйгесен бик кирәкле дип саныйм. Конкурс укытучыга үзен һөнәри яктан үстерү, абруен күтәрү, таныту өчен бик файдалы. Минем өчен дә бу бәйге иҗади сыналу, тәҗрибәне уртаклашу мәйданы булды, дип әйтсәм һич ялгыш булмас. Җиңү бик ансат бирелмәде. Бик зур осталык, тырышлык, тәҗрибә таләп ителде. Бу бәйгедә татар теле һәм әдәбиятының иң матур һәм иң кирәкле фән икәнен исбатладым», — дип искә төшерде үзенең конкурста катнашкан мизгелләрен Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйбасева.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*