tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Чаллыда гореф-гадәтләрне ничек саклыйлар?

ВИДЕО: Чаллыда гореф-гадәтләрне ничек саклыйлар?

Чаллыда Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү турында фикер алыштылар.

Республика Вице-премьеры Васил Шәйхразыев җирле халыклар дуслыгы йортында, шәһәр мәктәпләрендә булды. Ә түгәрәк өстәл янында Чаллы һәм Түбән Кама башкарма комитетларының туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы чаралары турында сөйләштеләр.

Чаллыда яшәүче 80нән артык милләт яши, күбесенең милли-мәдәни автономиясе бар, якшәмбе мәктәпләре эшли.

Вице-премьер автономияләргә Милли республикалар белән турыдан-туры элемтәдә булырга кирәк, дип саный. Ул шулай ук милли сыйныфлар оештырып, балаларны кече яшьтән туган телләрендә укытуны оештыруга игътибарны арттыру кирәклеген әйтте.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*