tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Хәтерлисезме?”

ВИДЕО: “Хәтерлисезме?”

 Шәхси архивларда татар конгрессы тарихы, милли хәрәкәт  мизгелләре, билгеле шәхесләр, онытылмас вакыйгалар тасвирланса, аларны  бергәләшеп карарга була! Үзегездә сакланган видеоязмаларда, кайбер фоторәсемнәрдә уникаль һәм кабатланмас эчтәлекле манзаралар күренсә, бу язмаларны татар конгрессы порталына җибәрерә аласыз. Бу бик кызыклы һәм бик мөһим эш. Ни кызганыч, Тукай, Такташ, мәшһүр актрисабыз Сәхипҗамал Волжская төшкән кино-видеокадрлар бер кайда да очрамый.

Алай гына да түгел, Кол Галинең, Кандалыйның фоторәсеме турында хыялланып та булмый. Бөтендөнья татар конгрессының 30 ел элек үткән беренче корылтайлар турында махсус төшерелгән телефльмнар, телевидение тапшыруларын күрергә дә бик теләр идек. Ләкин архивларда андай кадрлар бик аз сакланган. Әйдәгез, соңлап булса да кино-видеохәтирәләр табып, милләтнең беренче тапкыр зурлап җыенуы турында видеосәхифәләр әзерлик!

 Бу кадрларда онытылган шәхесләр, таныш йөзләр күрсәгез, алар һәм шул вакытта булган вакыйгалар турында безгә дә язып җибәрегез. Хәтерлисезме?

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясе.

E-mail: [email protected]    

Тел.: +7 (843) 236-50-56; Тел.: +7 (987) 205-81-30

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*