tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Камал театрында сезон ябылды

ВИДЕО: Камал театрында сезон ябылды

Камал театры 115 театраль сезонны легендар “Зәңгәр шәл” белән япты. Җәйге ялга китәр алдыннан театрга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова килде һәм экскурсия оештырды.
Мәһабәт бинаның сәхнәсен һәм артистларын күреп гадәтләнгәнгә, театрның эчке тормышын күзәтү журналист һәм блогерларга бик кызыклы булды.

Бинаның аскы катында костюмнар тегүчеләр, декорация әзерләүчеләр. Һәрберсе үз эшенең остасы. Яңа сезонга әзерлек эшен башлап җибәргәннәр.
5 катлы Камал театрының иң биек ноктасына менү бәхете дә елмайды.
Очрашуда 115 театраль сезонга йомгак ясалды. Спектакльләрнең уңышы билгеләп үтелде, яңалыклар әйтелде.

Театр директоры Илфир Якупов сүзләренчә, иң зур уңыш – театрларның элеккеге халәтенә кайтуы һәм яраткан тамашачыларына төрле темаларны яктырткан, төрле жанрларны колачлаган спектакльләр бүләк итә алуы.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*