tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: XI Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырабыз!

ВИДЕО: XI Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырабыз!

2021 елның 2-3 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы тырышлыгы белән оештырыла.

Быел Сабантуйга Россиянең 45 регионыннан 500 кунак килүе көтелә. Программа кысаларында, 2 июль көнне Мөслим авылында бәйрәм концерты планлаштырыла, ә икенче көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында милли бәйрәмебезнең төп чаралары үзәк мәйданда дәвам итәчәк.

Сабантуйны ачу тантанасыннан туры эфирны 3 июньдә 11:00 сәгатьтән ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында карарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*