tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кайбыч районында «Кичке уен» фольклор бәйрәме узды

ВИДЕО: Кайбыч районында «Кичке уен» фольклор бәйрәме узды

Күп милләтле Кайбыч районында яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, традицион «Кичке уен» фольклор бәйрәме үз мәйданына катнашучыларын жыйды.

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларының берсе булып саналган. Кайбыч районында да инде традицион рәвештә үткәрелүче «Кичке уен» фольклор бәйрәме дә гасырлардан бирле дустанә аралашып яшәүче милләтләрнең иҗат осталыкларын, халык уеннарын киң катлам тамашачыга тәкьдим итү урыны.

Традиция буенча бәйрәм Кайбыч районы халкының милли колоритын чагылдыручы Авыл ишегалларында дәвам итте. Авыл җирлекләре әзерләгән татар, рус керәшен һәм чуаш ишегалларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны һәм бәйрәм кунакларын җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар.

Җыр-моң, бию, уен-көлке белән узган бу “Кичке уен” чын мәгънәсендә милләтләр бердәмлеге бәйрәменә әйләнде.

Кичке уен кысаларында Уен фест фестиваленда балалар коллективлары катнашты, аларга да, кичке уенда чыгыш ясаучы коллективларга да истәлекле бүләкләр рәхмәт хатлары тапшырылды.
Йолаларны, кичке уеннарны оештырып, киләчәк буынга мирасыбызны түкми-чәчми тапшырып калдыру – һәр төбәкнең төп бурычы.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*