tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда иң зур IX республикакүләм ифтар узды

ВИДЕО: Казанда иң зур IX республикакүләм ифтар узды

Татарстан мөселманнары Казанда иң зур IX республикакүләм ифтарга җыелды. Бу юлы ифтар киң җәмәгатьчелекнең терроризмга каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелде. “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылган ифтардан хәбәрчебез   Мөршидә Җиһан репортажы.

Казан мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар килеп чыгу сәбәпле, республикакүләм ифтарның программасына һәм концепциясенә үзгәрешләр кертелде. Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы рәсми аккаунтында Нәзарәт һәм республиканың 1500 имамы исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән бу хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам дип язды һәм фаҗига килеп чыккан урынга барды.Республика ифтарының башка көнгә күчерелмәячәге турында   өйләдән соң төгәл билгеле булды.

Республикакүләм ифтарның мәгълүмати материаллары матәм тасмалары белән уратып алынган – алар һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләрнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашу йөзеннән урнаштырылган.

Быел ифтар мәҗлесендә 5 мең кеше катнашты.

Намазга кадәр ифтарга килүчеләр өчен вәгазь укылды, корьән аятьләре әйтелде. Ифтар мәҗлесендә  башка регионнардан кунак булырак чакырылган дин әһелләре дә чыгыш ясады. Барысы да сүзен мәктәптә һәлак булучы һәм җәрәхәтләнүчеләр якыннарының тирән кайгыларын уртаклашудан башлады. Азанга кадәр Республикакүләм ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп кушылды һәм югалткан кешеләребезне бер минут тынлык белән искә алыйк», — дип мөрәҗәгать итте .

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 волонтер җәлеп ителгән.

Үзәктән еракта уздырылса да республикакүләм ифтарда катнашу өчен барлык нечкәлеләр дә исәпкә алынган иде. Шәһәр яны  поезды белән бушлай килә алу мөмкинлеге булдырудан башлап һәркемгә  изге корьән китабы бүләк итүгә кадәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*