Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Сезнең игътибарга яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Татар шагыйрьләре ТАССРның 100 еллыгына әзерлек барган көннәрдә Туган илгә, туган җиргә, Казанга, шәхесләребезгә, туган телебезгә багышланган шигырьләрен укый. Бу чыгарылышта шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатыннан берничә шигырьне ишетерсез. .
Мин дә шагыйрә буларак андый чарадан читтә калмас идем. Үземнең иҗатымда төп урын алган – туган тел, туган ил, туган җир һәм аның көчле рухлы шәхесләренә багышланган шигырьләрем белән бик теләп уртаклашыр идем! Кызганыч, Казаннан читтә (салада) яшәүче иҗат әһелләре андый мөмкинлектән мәхрүм шул…