Гөлүсә Шаһбан шигырь сөючеләргә үзенең эчкерсез язылган шигырьләре белән якын. Ул һәркем күңелендә йөрткән хисләрне шигъри юлларга сала белә. Аның иҗатын композиторлар да ярата. Гөлүсә шигыренә язылган бик күп популяр җырлар бар. Ә бу сәхифәбез аша шагыйрә татар халкы, милләтебез язмышы турында уйлануларын җиткерер.