tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы тәкъдим ителде
ВИДЕО: Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы тәкъдим ителде

ВИДЕО: Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы тәкъдим ителде

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы тәкъдим ителде. Бу — Габдулла Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма.

Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә.Яңадан 2022нче елда әлеге басма Татарстан Республикасы Милли музее фондларында, Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендәге нөсхәләренә нигезләнеп, үзенчәлекләрен саклап әзерләнә. Әлеге китап Тукай әдәби музее белән Татарстан китап нәшриятының берничә елга сузылган ныклы хезмәттәшлеге нәтиҗәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*