tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды
Казанда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды

Казанда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды

5 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең йомгаклау чарасы узды.

Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнашты. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр бәяләде.

Фестивальнең йомгаклау чарасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Сәхнә” журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр катнашты.

Гран-прига Казан шәһәре Совет районы «181 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» һәм Минзәлә районы Гимназиясе ия булды.

1 урынга Казан шәһәре Яңа Савин районы «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 346 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы», Казан шәһәре Вахитов районы «Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицей», Казан шәһәре Совет районы «149 нчы лицей», Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе» лаек булды.

2 урын Тукай районы «Ак каен» балалар бакчасы», Азнакай районы «7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», Әлмәт районы «Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе», Казан шәһәре Яңа-Савин районы «Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия» гә бирелде.

3 урынга Чистай районы «28 нче номерлы балалар бакчасы», Ютазы районы «1 нче санлы Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе», Лаеш районы Усад авылы «Сәламәт буын» күп профильле лицей», Буа районы «Яңа Чәчкаб урта гомуми белән мәктәбе» лаек дип табылды.

Театр коллективлары «Өметле киләчәк» һәм «Сәхнә» журналының Махсус номинациясендә дә билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә Мәгариф Министрлыгы дипломнары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*