tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Удмуртиянең татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте

ВИДЕО: Удмуртиянең татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте

Удмуртиянең татар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган чаралар  Ижау шәһәрендәге балалар бакчасында башланды. Анда сабыйлар “Каз өмәсе” йоласын күрсәтә. Аннан соң кунаклар 97нче санлы мәктәп укучылары һәм мәчет эшчәнлеге белән танышты.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Россия Думасы депутаты, Думаның милли эшләр буенча комитет җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов катнашты. Очрашуда  мәгариф өлкәсенә кагылган проблемаларны күтәрделәр, аеруча – туган телләрне укытуда килеп туган киртәләрне үтү юлларын эзләү буенча фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*