tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновскида татар утарына ут капкан

ВИДЕО: Ульяновскида татар утарына ут капкан

Ульяновскида җомгадан шимбәгә каршы төндә янып беткән татар утарын торгызу өчен,  акчалата ярдәм җыя башладылар. Ә хокук органнары бу фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый. Беренче фаразлар буенча, йортка ут төртеп яндырганнар. Ульяновскида татар халкының көнкүрешен чагылдырган музей янәшәсендә, быел язын милләттәшләребез зур аш мәҗлесләре, никахлар уздыру һәм мохтаҗларны ашату өчен йорт салган була. Ләкин, халык акчасына төзелгән әлеге йорт бу якшәмбе төнендә янып китә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*