tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Васил Шәйхразыев Балтачта «Мәгърифәт мәркәзе» үзәге белән танышты
ВИДЕО: Васил Шәйхразыев Балтачта «Мәгърифәт мәркәзе»  үзәге белән танышты

ВИДЕО: Васил Шәйхразыев Балтачта «Мәгърифәт мәркәзе» үзәге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Балтачка килде. Беренче эш итеп, рәис җитәкчелегендәге делегация бистәнең үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе» агарту үзәгендә булды. Анда алып барылучы тегүчеләр түгәрәгенең эшләрен карады. Кунакларны балалар бик матур итеп төрле телләрдә сәламләп, биредә алган белемнәрен күрсәтте. Бу хакта Балтач районының “Хезмәт” газетасы хәбәр итә.

Шулай ук Милли Шура рәисе Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеенда булды. Аларны тарихи экспонатлар, районыбыз тарихын чагылдырган төрле истәлекләр, милли уен кораллары һәм башкалар белән таныштырдылар. Васил Шәйхразиев «Теләкләр китабы»на үз фикерләрен теркәп калдырды.

Моннан кала, делегатлар «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» булып танылган Иске Көшкәт авылы клубында да булдылар. Биредә кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Клуб мөдире Светлана Щербакова удмуртларның милли ризыклары һәм киемнәре белән таныштырып үтте. Соңыннан кунаклар удмурт халкының дәртле җыр һәм биюләреннән торган концертны тамаша кылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*