tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО:Арчалылар Тинчурин театрында кунак булды

ВИДЕО:Арчалылар Тинчурин театрында кунак булды

Бер күрешү – үзе бер гомер. Арчалылар Тинчурин театрында кунак булды. Күчтәнәч итеп җыр-бию, уен-көлке һәм комедия алып килгәннәр.

Җырларда  җырланган, шигырьләрдә  язылган данлыклы Арча ягы якташлары Казанда очрашты. Зур бер гаиләнең озак вакыттан соң күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, күңел ачуын читтән генә күзәтү аеруча да рәхәт.

Быелгы очрашуда “Җидегән чишмә” Арча халык театры якташлар һәм килгән кунакларга Аяз Гыйләҗевның “Кияү урлау” әсәре буенча куелган “Урлыйкмы? Урламыйкмы?” комедиясен күрсәтте. Режиссеры Азат Зарипов.

Спектакльдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре, гаилә башлыгы – ир-ат нинди булырга тиеш кебек мәңгелек сорауларга җавап эзләнде. Тамашачы исә спектакльне бик тә җылы кабул итте.

“Чын күңелдән эшли дә, ял да итә белә безнең халык” дигән җөмлә нәкъ Арчалар турында!

Якын арада Арча төбәге үзе дә кунаклар кабул итәргә әзерләнә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*