tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм үтүне хуплады
Владимир Путин Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм үтүне хуплады

Владимир Путин Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм үтүне хуплады

Россиядә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү лаеклы рәвештә, «дәүләт дәрәҗәсендә» узачак, дип белдерде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россия дини берләшмәләре лидерлары белән онлайн-очрашу барышында.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге утырышта ясаган чыгышында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин дәүләт башлыгына Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасының 2022 елда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын киң колач белән билгеләп үтү инициативасын хуплау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Равил Гайнетдин сүзләренчә, юбилей бик әһәмиятле, чөнки ислам дине Идел буенда халыкларның ирекле сайлавы нигезендә ныгып урнашкан һәм шуннан тыныч юл белән таралган, бу Россия җирендә ислам традицияләренең характерын билгели

«Россия Федерациясе мөселманнары исеменнән Сезгә, хөрмәтле Путин әфәнде, әлеге датаны бәйрәм итү дәүләт дәрәҗәсендә узуын, ә Россия мөселманнарының үсеп килүче буыны, барлык дин тотучыларның балалары исә әлеге әһәмиятле тарихи дата аша Россия җирендәге халыкларның туганлыгы һәм бердәмлеге, үзара дус-тату яшәү традицияләренең бөтен тирәнлеген күңелләрендә сеңдерүен сорап мөрәҗәгать итәм», — диде мөфти Гайнетдин.

Владимир Путин тантаналарның дәүләт дәрәҗәсендә узарга тиешлеген билгеләп үтте. «Без әлеге вакыйгаларга һич тә икеләнмичә илтифат итәчәкбез. Әле вакыт бар, лаек рәвештә әзерләнәчәкбез. Сезнең белән бергәләп кайсы вакытта нәрсә эшләргә, нинди чаралар үткәрергә кирәклеге хакында фикер алышачакбыз, моны лаеклы төстә эшләячәкбез», — дип җавап бирде дәүләт башлыгы.

Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын киң колач белән билгеләп үтү инициативасын мөфти Равил Гайнетдин 2019 елның 4 мартында РФ Дәүләт Думасы трибунасында җиткергән иде, соңыннан ул РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең VII съезды делегатлары тарафыннан хупланды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*