tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташыбыз, ветеран-табиб Зиннур Закиров Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена истәлекле бюст һәм китап бүләк итте
Якташыбыз, ветеран-табиб Зиннур Закиров Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена истәлекле бюст һәм китап бүләк итте

Якташыбыз, ветеран-табиб Зиннур Закиров Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена истәлекле бюст һәм китап бүләк итте

Күптән түгел Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда зур вакыйга булды. Якташыбыз, ветеран-табиб Зиннур Закиров тормыш иптәше Тәнзилә ханымга багышлап, танылган сынчы Зөлфия Мөхәммәтҗанова тарафыннан ясалган “Тәнзилә бакалары” исемле бюстны, “Исән!?” истәлек китабын музейга бүләк итте. Бу тантанада Зиннур Закировның улы һәм кызы да катнашты.

Күпләрнең күңелендә “Тантананың сәбәпчесе булган Тәнзилә Закирова кем соң ул?” – дигән сорау тугандыр.

Тәнзилә Гыйльмулла кызы Кукмара татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт университетының кичке бүлегендә, Россия фәннәр академиясе академигы Борис Арбузов җитәкчелегендәге лабораториядә эшләп-укып, “химик-тикшерүче” дипломын ала.

1971 елдан Кукмара итек фабрикасында эшли. Инженер-химик итек суын чистартуны да җитәкли. Бик күп каршылыкларны җиңеп, биофильтрлы, тулы цикллы чистарту корылмасын төзүгә ирешә. Тырыша торгач, исәпсез селте, буяу куллану чикләнә. Нәтиҗәсе булып, Нурминкә елгасына, директор Котдус Бариев атаганча, “Тәнзилә бакалары” – тереклек кире кайта.

Фабрикада зур эшләр башкарыла: Япония технологиясе – киез чыгару проекты үтәлә. Соңыннан шуның нигезендә баш инженер Шамил Әхмәтшин, кызы Ләлә Шәрипова көче белән итек фабрикасы, “Кукмара итекләре” бренды сакланып кала, Кукмарабыз данына әверелә.

Мөхтәрәм кунагыбыз, 9 китап авторы Зиннур Закиров бик күп истәлекләре белән уртаклашты. Бу очрашу күңелләрдә озак сакланыр.

Рамилә ХӘСӘНОВА, Туган төбәкне өйрәнү музее директоры

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*