tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чабаксар шәһәрендә мәчет төзелешенә беренче таш куюга багышланган истәлек тактасы ачылды
Яңа Чабаксар шәһәрендә мәчет төзелешенә беренче таш куюга багышланган истәлек тактасы ачылды

Яңа Чабаксар шәһәрендә мәчет төзелешенә беренче таш куюга багышланган истәлек тактасы ачылды

Чувашстаннын Яңа Чабаксар шәһәрендә 2005нче елда калада мәчет төзелешенә беренче таш куюга багышланган истәлек тактасы ачылды.

Шулай ук мәчеттә Чувашстан, Татарстан Республикасы дин әһелләре, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Чара мәхәлләнең 20 еллыгына багышланды, биредә мәчетне төзүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Бөтендөнья татар конгрессының Дини оешмалар белән эшләү секторының баш референты Баязит Зәйдуллин кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул бүгенге чараның биредә яшәүче мөселман кардәшләребез өчен мөһим булуын билгеләп үтте, дини оешманың эшчәнлеген югары бәяләде.

Чувашстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары  Ильяс хәзрәт Сафиянов катнашучыларны Россия мөселманнары Диния җыены мөфтие Альбир хәзрәт Крганов һәм Чувашстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов исеменнән сәламләде.

Мәчетнең имам хатыйбы Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов күпкырлы эшчәнлек алып бара. Шәһәрдә  Ислам дине йолаларын башкару белән беррәттән, балалар һәм өлкәннәр өчен гарәп, татар телләрен өйрәнү буенча курслар эшләп килә. Мәчеттә мөселман хатын-кызлары өчен дә һәртөрле чаралар уза, унышлы гына «Ак калфак» оешмасы эшли. Чарада моннан 17 ел элек изге эшне башлап җибәрүчеләргә ихтирам белән мөфтиятнең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.

Мәчетнең имам-хатыйбы Татарстан Республикасы керткән өлешне аеруча билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыевка рәхмәтләрен җиткерде.

Чарада шулай ук хакимият башлыгы урынбасары – Чувашстан Республикасының Новочебоксарск шәһәре администрациясе аппараты җитәкчесе  Евгений Дмитриев, “Новочебоксарское Кабельное Телевидение” ҖЧҖ генераль директоры, Новочебоксарск шәһәренең Мактаулы гражданины Юрий Кычков, Градпроект ҖЧҖ директоры, Җәмигъ мәчете проектын оештыручы Татьяна Морозова, Чувашстан Республикасының Диния нәзарәте имам-хатыйблары катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*