tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда “Татарча диктант” яздылар
Истанбулда “Татарча диктант” яздылар

Истанбулда “Татарча диктант” яздылар

27 нче ноябрь көнне Истанбул үзәге Солтанәхмәттә Татарстан байрагы көне хөрмәтенә очрашу, чәй эчү һәм бөтен татар дөньясына кушылып “Татарча диктант” язу узды. Чарада 40 тан артык кеше катнашты.

Диктант тәмамланганнын соң, Татар байрагына багышланган бәйрәм чәе белән очрашу дәвам итте. Кунаклар Татарстан байрагы тарихы белән таныштылар һәм үзара аралаштылар. Һәр кунакка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Татарча диктант” акциясендә катнашучыларга каләмнәр бүләк иткәннәр. Каләмнәр 2023 елда татар язучысы һәм милләтебезнең күренекле иҗтимагый эшлеклесе Гаяз Исхакый тууына 145 ел булуы уңаеннан ясатылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*