tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам. Беренче адымнар”ның 10нчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 100 кеше өйрәнде
“Ислам. Беренче адымнар”ның 10нчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 100 кеше өйрәнде

“Ислам. Беренче адымнар”ның 10нчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 100 кеше өйрәнде

Бүген, Җөмәдәл-әүвәл аеның 2нче көнендә (26нчы ноябрьдә), Нәзарәтнең халык арасында зур популярлык казанган проекты – “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен төгәлләде. Бу юлы намаз укырга 100 кеше өйрәнде. Аларның 20сен ир-ат, калганын хатын-кызлар тәшкил итте.

Иртән Россия ислам институтының актлар залында “Ислам. Беренче адымнар”ның соңгы дәресе узды. Аны Питрәч районы Яңа Шигали авылының Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов үткәрде. Ул гакыйдә темасына, иманның 6 баганасы, иман нигезләренә багышланды.

Дәрестән соң тантаналы рәвештә курсның ябылу тантанасы үтте. 6 дәрес дәвамында белем биргән укытучылар нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Нәзарәтнең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова Коръәннән һәм хәдисләрдән мисаллар китереп, алган гыйлемнәр белән гамәл кылырга һәм белемнәрне якыннарыңа, туганнарга җиткерү турында әйтте. Катнашучылар дәресләрне алып барган актив яшьләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, араларында – 10 сезон дәвамында (5 ел) дәрес бирүчеләр дә бар иде. Әлеге яшьләр үзләре үк алган белемнәрне таратучы буларак башкаларга үрнәк булып торалар. Дәресләрне барлыгы 10 егет һәм кыз дәрес бирде.

Һәр елдагыча, курсларга йөрүчеләр 6 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерде. Беренче дәрестә укучылар тәһарәт алу тәртипләрен өйрәнсәләр, калган өч дәрес – намаз укуга, бишенче дәрес – хәләл һәм хәрам төшенчәләрен аңлатуга, алтынчы дәрес – ураза тәртипләре турында булды. Дәресләр татар һәм рус телләрендә оештырылды.

Белешмә. “Ислам. Беренче адымнар” проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус оештырыла. Әлеге проект мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Ун сезон дәвамында әлеге курсларда 940ка якын кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*