tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстанда “Татарча диктант” яздылар
Кыргызстанда “Татарча диктант” яздылар

Кыргызстанда “Татарча диктант” яздылар

Бүген Кыргызстанда, Каюм Насыйри институтының Бишкек үзәгендә биредә яшәүче милләттәшләребез “Татарча диктант’ акциясенә кушылды.

Диктантта беренче көнне 17 кеше катнашты. Икенче атнада тагын бер төркем язачак. Текстны Каюм Насыйри үзәгенең методисты һәм татар теле укытучысы – Шарафутдинова Нурия Салимовна укыды.

Диктант язган кешеләрнең арасында иң өлкәне – Сайдашев Лерон Шейхтиевич, 88 яшь – күп еллар тәбиб булып эшләде. Иң яшь катнашучы – көллият укучысы, 16 яшьлек Хузахметова Рамиля Ринатовна булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*