tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында Г.Тукай шигъриятенә багышланган кичә узды
Яңа Чишмә районында Г.Тукай шигъриятенә багышланган кичә узды

Яңа Чишмә районында Г.Тукай шигъриятенә багышланган кичә узды

Яңа Чишмә районы”Ак калфак”оешмасының Зирекле авылы җирлеге филиалында “Ачып кердек белем ишеген,  Тукай аша, туган тел аша” дип исемләнгән кичә узды.
Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына 135 ел тулды.

Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, районыбызның иҗат белән шөгыльләнүче укучыларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, җирле шагыйрьләрне үзенә – бөек Тукаебызның туган көне уңаеннан 17 нче мәртәбә үткәрелгән Туган тел бәйрәменә җыйды. Бирегә ана телен яратучы, әлеге телдә шигырьләр сөйләүче актив балалар җыелды. Без аларның булуына чиксез шат, димәк, киләчәгебез өметле.

Хәзергесе көндә Чаллыда чыга торган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Фәттахова  «Көмеш кыңгырау» газетасының һәм сайтының төп үзенчәлеге турында сөйләдәе барлык кунакларны бәйрәм белән котлады.

Торган җире, авылының тарихын мәңгеләштерү, аны яшь буынга мирас итеп калдыру өчен янып йөрүче шәхес Мидхәт Газыймов бәйрәмне йомгаклап изге теләкләрен җиткерде, соңгы көннәрдә генә дөнья күргән Минниса апа Нәбиуллина шигырьләр китабы белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*